Наталья Невмержицкая: электр энергиясен куллануның социаль нормасы турында 10 ялгыш фикер

2013 елның 2 августы, җомга

Наталья Невмержицкаяның аңлатмалары Facebook социаль челтәрендәге битендә урнаштырылган:

“31 июль көнне “Серебряный дождь” радиостанциясенең иртәнге эфирында электр энергиясенең социаль нормасы буенча кабул ителгән карарга кагылышлы фикер алышу булды. Кызганычка, мин бу тапшыруның соңгы 10 минутын гына тыңлый алдым, әмма шушы вакыт эчендә дә хөрмәтле алып баручыларның фикер алышуны кабул ителгән карарны аннан-моннан гына белгән затларның сүзләреннән чыгып кына әзерләгәнлекләрен аңладым. Алып баручылар сорауларының да, радио тыңлаучыларның теге яки бу сорауга карата аңлатмаларының да карарда язылганнар  белән бернинди дә уртаклыгы булмады диярлек. Инде эшләү этабында ук әлеге карар буенча фикер алышуда катнашкан кеше буларак, эфирда яңгыраган ялгыш фикерләргә тукталып үтәргә  кирәк дип уйлыйм.

Ни өчен социаль норма кертү кирәк булды соң? Ни өчен хәзер? Гражданнар электр энергиясе өчен ташламалы бәядән түли: моны аңлау өчен, әйтик, торак йортка янкорма итеп төзелгән кибетнең электр энергиясе өчен күпме түләвен һәм үзегезнең квитанцияләрегез буенча күпме түләвегезне чагыштырып карау да җитә. Бу аерма – төрле төбәкләрдә төрлечә. Мәскәүдә аерманы инде юк дияргә дә булса (электр плитәләрен кулланучылар өчен 30 % өстәмә ташламаны исәпкә алмаганда), тулаем алганда илдә уртача күрсәткечләр – 1,4-1,8 тапкыр. Мондый ташламаны кем компенсацияли? Беренче чиратта, зур сәнәгать. Алар өчен бу үз бәяләренең АКШ, Көнбатыш Европадагы белән бер үк төрле яки хәтта аларныкыннан югарырак булуына китерә, монысы исә аларның көндәшлеккә сәләтләренә суга һәм үзәкләштерелгән энергия белән тәэмин итүдән баш тарту кебек карарларга килүләренә этәрә (шуннан соң алар үзләре өчен түләүдән туктау гына түгел, гражданнарны субсидияләү буенча үзләренә тиешле нагрузканы да башлыча кече һәм уртача эшмәкәрлеккә аударып калдыра).

Ташлама турында сүз чыккан икән, закончалыклы шундый сорау килеп туа: нигә аны барча кулланучыларга, шул исәптән түләүгә сәләтлеләренә дә бирергә? Бу очракта түләүгә сәләт, бәясенә карамастан, электр энергиясен тотарга әзер булу белән бәяләнә – өйләрендә электр техникасы күп булган кулланучылар уртача бәядән артып киткән бәяне дә түли ала, кебек килеп чыга. Социаль норма – әнә шул уртача бәя инде.

Хәзер инде яңалыкның кайбер якларына җентекләбрәк тукталып үтәргә кирәк. Юкса ул халык арасында бик зур ризасызлык китереп чыгарырга мөмкин:

1. Бу уртача бәя ничек булачак – бөтен илгә бер үк төрлеме? Юк. Социаль норманың база күләмен һәр төбәк мөстәкыйль рәвештә үзе исәпләп чыгарачак – газ плитәләре булган йортларда ялгыз яшәүче гражданнарның куллану статистикасы буенча. Чөнки, ялгыз яшәүченең электр приборлары, кагыйдә буларак, ике һәм хәтта өч кешелек гаиләләрдәге кебек үк санда, аерма фәкать аларны азрак куллануда гына. Ә төбәкләрдәге табигый аермалыклар  – көн яктысының төрлечә булуы, халыкның күпчелегенең кондиционерларга ия булуы һ.б  – алар нәкъ менә куллану статистикасында чагылдырыла. Менә шушы база күләме һәр төбәкнең үзенчә булачак.

2. Гаиләләр өчен өстәмәләр билгеләнгән  – икенче яшәүчегә 50 киловатт, өченче, дүртенче һ.б – һәрберсенә егермешәр киловатт. Бу өстәмәләр дә төрле төбәкләр буенча статистика нигезендә исәпләү юлы белән билгеләнеп, шулардан максималь дәрәҗәдәгеләре сайлап алынган.

3. Йорт газ плитәләре белән түгел, ә электр плитәләре белән җиһазланса, аена тагын бер кешегә 90 кВт га кадәр өстәләчәк.

4. Үзәкләштерелгән җылылык һәм газ белән тәэмин итү булмаса, торак йорт проектында электр котелыннан файдалану нигезендә әлеге хезмәтләр күрсәтү күздә тотылса – җылылык бирү чорында җылылык өчен гаиләгә аена 3000 киловаттка кадәр өстәләчәк, һәм тагын ел дәвамында һәркемгә кайнар су белән тәэмин итүгә аена 100 киловаттка кадәр өстәләчәк.

5. Авыл йортлары өчен йорт хуҗалыгына өстәмә 100 киловаттка кадәр.

6. Тузган торак өчен артыклык коэффициенты – 1,2, авария хәлендәге торак өчен – 1,5.

7. Социаль норманы кертүнең беренче елында пенсионерлар һәм инвалидларның барысы да ташламалы тариф буенча түлиячәк. Алар өчен социаль норма башкаларныкына караганда 1,5 тапкырга күбрәк билгеләнергә тиеш.

8. Бакчачылар һәм гражданнарга тигезләштерелгән башка категорияләр өчен социаль норманы аерым билгеләү мөмкинлеге күздә тотыла.

9. Социаль норма моңа кадәр булмаган төбәкләрдә  социаль норма чикләрендәге тариф кимрәк булачак. Социаль нормадан югарырак булган тариф агымдагы күләмнән 30 процентка артыграк булачак. Шуннан соң социаль нормадан югарырак булган тариф ел саен, реаль дәрәҗәгә җиткәнче югарырак темплар белән артачак (реаль дәрәҗә төшенчәсе вак коммерция кулланучылары түләвенә бәрабәр күрсәткечне аңлата). Кайбер төбәкләрдә ике ел эчендә, кайберләрендә – биш еллап вакыт эчендә шулай килеп чыгарга мөмкин. Барысы да ташламаның хәзерге вакытта ни дәрәҗәдә азмы-зурмы булуыннан тора.

10. Шуны да искәртеп үтәсем килә: бәянең социаль нормасын кертү нәтиҗәсендә кайбер кулланучылар өчен бәяләр кимергә тиеш. Гәрчә беренче елында ук булмаса да –  чөнки баштарак социаль нормадан артып киткән күләм өчен түләүләрнең үсүе социаль норма чикләрендә тарифларны киметүгә китәчәк.

Тагын бер-ике мөһим мәсьәләгә тукталып үтәргә кирәк. Беренчедән, социаль норманы кертү, әлбәттә инде, электр энергетикасы өлкәсендә җайга салынулы оешмаларның чыгымнарын киметү буенча принципиаль бурычларын юкка чыгармый. Ахыр килеп, социаль норма кертү тарифларның кимүенә китерергә тиеш. Социаль норма керткәч, гражданнарга социаль нормадан тыш куела торган тарифлар җайга салынулы оешмаларның үз чыгымнарын киметү чараларын тормышка ашыруларына карап кимергә тиеш. Икенчедән, аз керемле гражданнар теге яки бу сәбәпләр аркасында социаль нормадан артыграк кулланучылар төркеменә эләксә, аларга бу социаль ярдәм механизмнары аша компенсацияләнәчәк.

http://ejnews.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International