Су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу оешмалары һәм җирле үзидарә органнары игътибарына!

2023 елның 29 гыйнвары, якшәмбе

«Төбәкара коммуникацияләр үзәге» «2024 елга тарифларны көйләгәндә һәм билгеләгәндә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә озак сроклы тарифларны җайга салу үзенчәлекләре» дигән россиякүләм вебинарында катнашырга чакыра.

Семинар 2023 елның 8 февралендә Мәскәү вакыты буенча 10.00 сәгатьтән 13.30 сәгатькә кадәр  онлайн форматында узачак.

Вебинар программасында:

- 2024 елга билгеләнгән тарифларга төзәтмәләр кертү үзенчәлекләре;

- яңа озак сроклы җайга салу чорына су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә озак сроклы тарифларны билгеләү;

- тарифларны билгеләгәндә һәм көйләгәндә амортизация чыгымнарына яңа таләпләр куллану практикасы;

- хезмәт өчен түләүгә чыгымнарны формалаштыру һәм раслау үзенчәлекләре: 2023 елда минималь хезмәт хакы күләме;

- сату эшчәнлегенә яңа таләпләр;

- үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасы эшенә тискәре йогынты өчен түләү хисабына алынган акчаларны тотуны раслау;

- 2024 елга җитештерү программасын формалаштыру үзенчәлекләре;

- катнашучыларның сорауларына җаваплар.

Катнашу шартлары буенча тулырак мәгълүмат алу һәм чарага теркәлү:

- www.vsesem.ru сайтында;

- проект координаторы Скворцов Алексей Владиславович, тел. +7(916)4672145, e-mail: sav@vsesem.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International