Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

27 гыйнварда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда коррупциягә каршы тору программасының үтәлешенә йомгак ясалды, 2022 елда тиешле чараларны гамәлгә ашыру турында хисап тыңланды.

Докладчы дәүләт граждан хезмәткәрләренең гамәлдәге законнарда каралган тыюларны һәм чикләүләрне үтәү зарурлыгына аерым игътибар бирде. Шулай ук 2023 елгы декларация кампаниясе барышында дәүләт граждан хезмәткәрләренә куллану өчен методик тәкъдимнәр дә җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International