Апас районында ККК белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекне оештыру турында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев сөйләде:
«Апас районы «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ төбәк операторы эшчәнлеге зонасына керә. Каты коммуналь калдыкларны «СЭС-Регион» ҖЧҖ операторы транспортлый. Каты коммуналь калдыклар Апас ш.т.п. полигонында күмелә (эксплуатацияләүче оешма – «СЭС-Регион» ҖЧҖ). Полигонның тиз тулучанлыгы күзәтелә (проект егәрлегенең калган өлеше – 30%)». Сәбәпләрнең берсе – калдыкларны якын-тирә районнардан (Югары Ослан, Зеленодольск һ.б.) алып килеп күмәләр.
Апас районында 73 торак пункт бар, шуларның 69ында – каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәте күрсәтелә. 4 торак пунктта хезмәт күрсәтелми, аларда 30га якын кеше яши. Бюджет оешмаларына тулысынча хезмәт күрсәтелә.
Контейнер мәйданчыкларында ККК җыю 15 торак пунктта башкарыла, калган торак пунктларда – капчык белән җыялар.
Контейнер мәйданчыкларын оештыру буенча эш алып барыла. 2022 елда авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы кысаларында ике торак пунктта контейнер мәйданчыклары, һәрберсендә 10 мәйданчык төзекләндерелгән. Барлык торак пунктлар буенча тагын 350 контейнер мәйданчыгы кирәк. Бу юнәлештә эш 2023 елда да дәвам итәчәк.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүгә түләүләр җыю 2022 ел нәтиҗәләре буенча – 94,6% тәшкил итә.