Ленар Шакирҗанов Буа районында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында сөйләде

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов Буа районында ТКХ өлкәсендәге эшчәнлекне оештыру турында сөйләде:

«Буа районы составына 1 шәһәр (Буа) һәм 96 авыл керә. Халыкның гомуми саны – 39,9 мең кеше.

Буа районында ККК белән эш итү өлкәсендә төбәк операторы булып «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ тора (ККК транспортлау операторы: генподрядчы – «Чиста шәһәр» ҖЧҖ, «СЭС-Регион» ҖЧҖ субподрядчы). ККК күмү «Буа ТКХ КҖП» (Инженерлык челтәрләре) АҖ полигонында башкарыла, территориянең мәйданы – 5,7 га, 85% тулган. 2022 елда күмелгән калдыклар күләме 80,2 мең куб.м тәшкил итте».

Районда каты көнкүреш коммуналь калдыкларны чыгару хезмәте түбәндәгеләрне колачлаган:

- халыкның 100%;

-  бюджет оешмаларының 88,4%;

- коммерция оешмаларының 27%.

 Буа шәһәре буенча ККК чыгару көн саен, авыл торак пунктлары буенча – график буенча айга кимендә 3 тапкыр башкарыла. Шул ук вакытта чыгару графигын үтәмәү очраклары да билгеләнгән.

Буа шәһәрендә реестр нигезендә 163 ККК туплау урыны бар, шуларның 153е – җиһазландырылган контейнер мәйданчыклары (128 контейнер). Өстәмә 5 контейнер мәйданы һәм 80 контейнер кирәк. Авыл торак пунктларында капчык белән җыю гына оештырылган.

2022 елда ККК белән эш итү хезмәте өчен түләүләр 89,9% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International