Каты коммуналь калдыклар штабы утырышы булды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

25 гыйнварда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2023 елда беренче тапкыр төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча штаб утырышын үткәрде, чара Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә узды.

Штаб утырышында Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафиуллин«Татэнергосбыт» АҖ вәкиле Владимир Герасимов ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Рөстәм Низамиев, шулай ук көйләнә торган оешмалар «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ, «СЭС-Регион» ҖЧҖ, «Буа ТКХ КҖП (Инженерлык челтәрләре)» АҖ вәкилләре катнашты.

Утырышта катнашучылар «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенең ККК белән эш итү өлкәсендә түләүләрне җыю, Буа һәм Апас районнары территорияләрендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисапларын тыңладылар, шулай ук «Халык контроле» системасы аша кергән гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре турында әйттеләр. 

Чарадан фоторепортаж 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International