Алхәбәр: ККК штабы утырышы 25 гыйнварда 11:00 сәгатьтә узачак

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

25 гыйнварда 11:00 сәгатьтә Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча штаб утырышы узачак.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак: 

- ККК белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр җыю турында; 

- "Халык контроле" системасы аша кергән гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре турында;

- Апас һәм Буа районнары территориясендә ККК белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында;

- каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча халыкның шикаятьләре ешаю турында. 

Штаб утырышында республиканың җаваплы министрлыклары һәм ведомстволары, җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашачак.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, К.Марс ур., 66 йорт, киңәшмәләр залы

Элемтә өчен телефоннар: 221-82-95, 221-82-97

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International