Питрәч районы башлыгы районда коммуналь өлкә үсеше турында сөйләде

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кәшапов дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә коммуналь инфраструктура үсеше турында сөйләде. 

«2022 ел нәтиҗәләре буенча район республикада торак тапшыру күләме буенча алдынгы урында тора, бер елда 239 834 м2 файдалануга тапшырылган, план 120% үтәлгән. Торак төзелешенең югары күләме халыкның сизелерлек артуы белән бергә бара. Соңгы 10 елда район халкының саны икеләтә артты (үсеш 113,8% тәшкил итте)», – дип башлады докладын район башлыгы.

Торак төзелешенең югары темплары, халык саны арту, бизнесны үстерү районның инженерлык инфраструктурасына, шул исәптән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына зур йөкләнеш тудыра.

Татарстан Республикасы Питрәч районы халкы, предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмаларының коммуналь хезмәтләргә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан, 2019 елның 24 декабрендәге 1487 номерлы карар нигезендә «Питрәч коммуналь челтәрләре» муниципаль унитар предприятиесе төзелә. Бүгенге көндә МУП 42 торак пунктны су белән тәэмин итә. 2023 елга тагын 6 торак пунктка хезмәт күрсәтә башлау планлаштырыла.

Илһам Кәшапов шулай ук авылларда урнашкан күпфатирлы йортларның септикиларыннан сыек көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләсенең мөһимлеге турында да әйтеп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International