Җайга салынулы өлкәләрдә закон инициативалары турында

2023 елның 15 гыйнвары, якшәмбе

Дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин җайга салынулы өлкәләрдә закон инициативалары турында  сөйләде. 

Төп фикерләр:

- «ККК транспортлауга тарифны дәүләт тарафыннан җайга салуны кертү турында» һәм «Үзәкләштерелмәгән ташландык су агызу системасын җайга салу турында» федераль закон проектлары эшләнгән;

- профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципалитетлар, күзәтчелек органнары һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында каты коммуналь калдыклар белән эшләү өлкәсендәге законнарны һәм хокук куллану практикасын мониторинглау буенча эшче төркемнең 6 утырышы уздырылган. Самара, Саранск, Мәскәү өлкәләренә күчмә чаралар үткәрелгән. Россия төбәкләре һәм муниципалитетлары өчен ИФОның барлык төбәкләре позицияләрен берләштерүне таләп иткән берничә системалы проблема ачыкланган;

- 2022 елда Казанда РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары берләшмәсе утырышы булып узган;

- РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары берләшмәсе утырышы карарында барлыгы 20 мәсьәлә бар, шулардан төп мәсьәләләр:

  • «Икенчел ресурслар» төшенчәсен билгеләү,
  • ККК милек хокукын билгеләү,
  • Төзелеш калдыклары әйләнешен көйләү механизмы,
  • Контейнер мәйданчыклары. СанПин таләпләре һәм башкалар.

«Бүгенге көндә Дәүләт Советының сыек калдыклар буенча мөрәҗәгате Дәүләт Думасының экология буенча профильле комитеты тарафыннан каралды һәм хупланды. Татарстанның ККК буенча инициативасы Россия Хөкүмәте бәяләмәсендә», – диде доклад ахырында Александр Тыгин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International