Иртәгә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышы булачак. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – «2022 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары».
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин һәм Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары В.Г.Королев катнаша.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында аның рәисе А.С.Груничев җиткерәчәк. Коллегия кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе А.В.Тыгинның җайга салынулы өлкәләрдә закон инициативалары турында, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгы И.М. Кәшаповның Питрәч муниципаль районында коммуналь инфраструктураны үстерү турындагы чыгышлары тыңланачак.
Моннан тыш, төбәкнең эш тәҗрибәсе белән Түбән Новгород өлкәсе Тарифлар буенча төбәк хезмәте җитәкчесе Ю.Л. Алешина уртаклашачак.
Коллегия эшенә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин һәм Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары В.Г.Королев йомгак ясаячак.