«Җайга салучы Җайга салынучылар турында»: «Мёша» ҖЧҖ

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Укучыларны ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. 

Теләче районы 1935 елда оеша. ТАССР Югары Советы Президиумы карары белән 1959 елда Теләче районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Саба районына тапшырыла. 1991 елның 28 ноябрендә Республика Югары Советы яңадан Теләче районын торгыза. Район республика башкаласыннан төньяк-көнчыгыш юнәлештә урнашкан. Казаннан Теләче район үзәгенә кадәр ераклык 78 км тәшкил итә.

Район төньякта – Саба, көнчыгышта – Мамадыш, көньяк-көнчыгышта – Балык Бистәсе, көньяк-көнбатышта – Питрәч һәм төньяк-көнбатышта Арча районнары белән чиктәш. Иң якын Арча тимер юл станциясенә кадәр – 39 км. Рельефы дулкын-дулкын, тигезлекле, төзелеш ташлары, известь, торф ятмалары бар. Район территориясендә Мишә елгасы ага. Теләче районы аша Казан-Теләче-Байлар Сабасы, Казан-Теләче-Мамадыш, Казан-Чаллы, Теләче-Арча автомобиль юлы уза. Район территориясендә 13,6 мең кеше яши.

Теләче муниципаль районында бердәнбер ресурс белән тәэмин итүче оешма – «Мёша» ҖЧҖ.

Предприятие 20,88 км озынлыктагы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләрен, 7 артезиан скважинасын, 7 насосны, 7 суэтем башнясын эксплуатацияли.

Су белән тәэмин итү чыганагы булып артезиан скважиналарыннан чыгарыла торган җир асты сулары тора. Су күтәртү тирән насослар ярдәмендә башкарыла. Аннары эчә торган су суэтем манараларына тапшырыла һәм үзәкләштерелгән су челтәренә бүленә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International