Интернет-алдакчылар даими рәвештә яңа алдау схемаларын уйлап табалар. Ләкин, гади генә кибергигиена кагыйдәләрен үтәп, сез аларга каршы тора аласыз. Кибер куркынычлардан саклау күнекмәләрен тикшерегез һәм үзегезне һәм гаиләгезне алардан ничек сакларга кирәклеге турында белегез. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча махсус сервиста цифрлы киңлектә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышырга, белем бирү брошюраларын күчереп алырга, иң еш очрый торган сорауларга җавап алырга, шулай ук кибер куркынычсызлык нигезләрен белү өчен тест узарга мөмкин.
Сервис ярдәмендә Сез белерсез:
- Ничек ышанычлы серсүз ясарга;
- Ничек фишинг корбаны булмаска;
- Мобиль җайланманы ничек сакларга;
- Алдакчы шалтыратуын ничек аңларга;
- Балаларга кибер куркынычсызлык турында нәрсә сөйләргә.
https://www.gosuslugi.ru/cybersecurity