Конференция «Электр энергетикасын үстерү стратегиясе – кече һәм сәнәгать генерациясен үстерү» пленар сессиясе белән башланды, анда доклад белән Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Электр энергетикасын җайга салу идарәсе башлыгы Дмитрий Васильев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин, «Сетевая компания» АҖ генераль директоры урынбасары Наталья Назарова, «ТГК-16» АҖ генераль директоры Эдуард Галиев чыгыш ясады.
Чара кысаларында актуаль темалар буенча өч дискуссия мәйданчыгы оештырылды:
- «Энергетика тармагын цифрлаштыру. Предприятиедә цифрлы чишелешләр кертү тәҗрибәсе»,
- «Электр челтәрләренә технологик тоташтыру. Тармакның закон чыгару тенденцияләре һәм цифрлаштыру»,
- «Фәнни тикшеренүләр. Энергетика тармагында цифрлы технологияләр куллану».
Анда рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, рәис урынбасары Сергей Павлов, «Сетевая компания» АҖ генераль директоры урынбасары Вадим Лукин, «ТатАИСЭнерго» ҖЧҖ вәкиле Марсель Кәшапов, «Татэнергосбыт» ҖЧҖ директоры урынбасары Рамил Хуҗин, «Систем Электрик» АҖ регионы буенча идарәче Эльдар Җиһаншин, Мәскәү өлкәсенең «Коммуналь инфраструктураны үстерү агентлыгы» ГКУ директоры Вадим Каретников, «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Михаил Фролов, «Рифора Лабс» ҖЧҖ генераль директоры Федор Цариковский, т.ф.к., КФУ Инженерлык институты директоры урынбасары Эмиль Шәмсетдинов, «Илкүләм мәгълүматлаштыру бюросы» АҖ генераль директоры Богдан Шатунов, «Татарстан Республикасы Мәгълүмат технологияләре үзәге» ДУП Баш идарәсе башлыгы Владимир Воеводин катнашты.
Конференция «Сакчыл җитештерү концепциясе. Икътисадны цифрлаштыру шартларында методология һәм гамәлгә ашыру» эшлекле уены белән тәмамланды.