«Энергетика тармагын үстерү өстенлекләре. Энергетика өлкәсендә цифрлы чишелешләрне кертү тәҗрибәсе» дигән икенче Бөтенроссия гамәли конференция эшли башлады.
Ике көн дәвамында конференция энергетика өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар һәм практиклар, Россия Федерациясе субъектларында тарифларны җайга салу органнары вәкилләре җыелачак тармак мәйданчыгына әвереләчәк.
Татарстан Республикасы энергосистемасы нәрсә көтә? Электр базарында бәя билгеләүнең актуаль сораулары нинди? Энергетика предприятияләре нинди санлы проектларны тормышка ашыралар? Бу һәм башка сорауларга сез конференциядә катнашучыларны тыңлап җаваплар табарсыз.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының телеграм каналында турыдан туры трансляциялә булачак: https://t.me/tarifi116