Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышында түбәндәге тариф карарлары кабул ителде:
- «УПТЖ ДПД» ҖЧҖ өчен салкын су транспортлауга һәм агынты суларны транспортлауга тарифлар билгеләнде,
- «Казэнерго» АҖ үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыруга) түләү билгеләнде,
- газ куллана торган җиһазларны 2023 елга республика территориясендә урнашкан газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү күләме билгеләнде,
- 2023 елга республика территориясендә урнашкан газ куллану җиһазларын газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү күләмен билгели торган стандартлаштырылган тариф ставкалары күләмнәре билгеләнде,
- мөрәҗәгать итүчеләрнең энергия кабул итү җайланмаларын һәм (яисә) микрогенерация объектларын Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтырганда сорала торган максималь егәрлекнең 1 кВт өчен 2023 елга ташламалы ставкалар билгеләнде.