Укучыларны җайга салынулы предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез.
«Инженерлык технологияләре» ремонт-төзелеш компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (кыскача «Инженерлык технологияләре» РТК» ҖЧҖ) 2008 елның 19 июнендә оеша. Предприятие эшчәнлегенең төп төрләре:
• суны алу, чистарту һәм тарату;
• пар һәм кайнар су җитештерү, тапшыру һәм тарату; һаваны кондиционерлау;
• машиналарны һәм җиһазларны ремонтлау;
• пар һәм кайнар су (җылылык энергиясе) тапшыру һәм тарату;
• котельныйларның һәм җылылык челтәрләренең эшләвен тәэмин итү;
• агып җыела торган суларны җыю һәм эшкәртү һ.б.
«Инженерлык технологияләре» РТК» ҖЧҖ төп бурычлары итеп түбәндәгеләр билгеләнгән:
- коммуналь хуҗалыкта су белән тәэмин итү, җылыту, канализация системаларына хезмәт күрсәтү;
- коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә инженерлык инфраструктурасы объектлары белән идарә итүгә комплекслы якын килү;
- ачыклык һәм клиентларга юнәлтелгән булу;
- заманча инженер җиһазларын һәм системаларын куллану, шулай ук инновацион технологик чишелешләр кертү.
Куелган бурычларны тормышка ашыру коммуналь системаның заманча һәм энергонәтиҗәле үсешен тәэмин итәчәк, кулланучылар өчен коммуналь ресурсларга һәм хезмәтләргә тарифларны формалаштыру мөмкинлеге булачак, шулай ук коммуналь хуҗалык системаларына хезмәт күрсәтү һәм аларны карап тоту дәрәҗәсен күтәрәчәк.
«Инженер технологияләре» РТК» ҖЧҖ тарафыннан су белән тәэмин итү хезмәтен күрсәтү барышында 10 су алу җайланмасы эшли. Кулланучыларга дигән су 164 км озынлыктагы су челтәрләре аша китерелә. Предприятие 75 берәмлектәге коеларга һәм су алу колонкаларына хезмәт күрсәтә.
Ташландык су агызу буенча хезмәт күрсәтү өчен предприятие 1 чистарту корылмасыннан файдалана, канализация челтәрләренең озынлыгы 17,79 км тәшкил итә.
Җылылык белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәткәндә билгеләнгән егәрлеге сәгатенә 11,83 Гкал булган 10 котельный кулланыла, җылылык челтәрләренең озынлыгы 14,2 км тәшкил итә.
«Инженер технологияләре» РТК» ҖЧҖ материаллары буенча