2022 елның 21-22 декабрендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Казанда «Энергетика тармагын үстерү өстенлекләре. Энергетика өлкәсендә цифрлы чишелешләр кертү тәҗрибәсе» темасына Бөтенроссия гамәли конференциясен уздырачак.
Конференция эшендә бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә башкарма хакимият органнары, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, IT-өлкә компанияләре, фәнни берләшмәләр катнашачак.
Экспертлар сыйфатында Монополиягә каршы федераль хезмәт, Россия Энергетика министрлыгының «Россия энергетика агентлыгы» ФДБУ (РЭА), Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, федераль уку йортлары һәм Татарстан Республикасы югары уку йортлары вәкилләренеж чыгышы планлаштырыла.
Уздыру урыны: Казан шәһ., Спартак ур., 2Б, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк
ММЧ аккредитацияләү өчен телефоннар: 221-82-95, 221-82-97