9 декабрьдә муниципаль берәмлекләрнең актуаль мәсьәләләре буенча йомгаклау онлайн-конференциясе булды. Конференция «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» берләшмәсенең XVII съезды алдыннан узды. Модератор булып ТР МБС Президиумы әгъзасы, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Наил Мәһдиев чыгыш ясады.
Конференция эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципаль районнар, шәһәр округлары, авыл җирлекләре башлыклары видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетыннан рәис урынбасары Дмитрий Сапожников катнашты.
Көн тәртибенә шәһәр җирлекләренең социаль-икътисадый үсеше, аерым алганда, агломерацияләрне, шәһәр яны инфраструктурасын үстерү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру һәм башкалар кертелде.
Бүген күтәрелгән мәсьәләләр һәм аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының уртак чаралар планын әзерләгәндә кулланылачак.