Россиядә Ватан Геройлары көне – ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Ул Россия Федерациясенең 2007 елның 28 февралендәге 22-ФЗ номерлы федераль законы белән билгеләнгән.
Бу көнне, 1769 елның 9 декабрендә, император Еатерина II югары хәрби премия – Изге Георгий орденын гамәлгә куя. Ул елларда сугышта батырлык һәм кыюлык күрсәткән сугышчылар шул орден белән бүләкләнәләр. Беренче орденны йөртүче Екатерина II үзе була. 1807 елда әлеге бүләк үрнәге буенча түбән чиновниклар өчен аерымлык билгесе - Георгий Кресты булдырыла, ул иң хөрмәтле сугыш бүләкләренең берсе була.
СССР вакытында орден бетерелә. Аның статусын 2000 елда гына, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин указы белән торгызалар. 2008 елда Россия Федерациясенең беренче Георгий кавалеры генерал-полковник Сергей Макаров була.
Бүген Ватан Геройлары Көне – иң мактаулы дәүләт бүләкләренә – Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройлары исемнәренә, Изге Георгий орденына һәм Дан орденына лаек булучыларга иң югары дәүләт бүләге һәм иҗтимагый хөрмәт.