2004 елдан башлап ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Әлеге көнне гамәлгә куюда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе инициатор була. Максат – бөтен дөньяда коррупция проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, әлеге социаль явызлыкны кисәтү һәм аңа каршы көрәшү.
Бүген Казанда Бәшир Рамиев исемендәге ИТ-паркта Коррупциягә каршы республика форумы уза. Форум программасы кысаларында мәгариф, экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлек, торак-коммуналь хуҗалык, җеназа эше, җирләү хезмәтләрен күрсәтү, халыкка медицина хезмәте күрсәтү, авыл хуҗалыгы, шулай ук коррупциягә каршы сәясәт һәм яшь гаиләләрнең хокукларын яклау өлкәләрендә коррупция куркынычлары турында фикер алышачаклар.
Форумда катнашучылар – республика министрлыклары һәм ведомстволары, район администрацияләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашучы фән, яшьләр вәкилләре, шулай ук коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча кайбер РФ субъектлары органнары җитәкчеләре. Форумда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина катнаша.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан коррупциягә каршы чараларны аеруча нәтиҗәле гамәлгә ашыручы республика министрлыклары һәм ведомстволары рейтингында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коррупциягә каршы көрәштә башкарма хакимиятнең нәтиҗәле органнары исәбенә кертелгән.