ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» берләшмәсенең XVII съезды алдыннан муниципаль берәмлекләрнең актуаль мәсьәләләре буенча онлайн-конференциядә катнашты. «Территорияләрнең инфраструктур үсеше» конференциясе эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук муниципаль районнар, шәһәр округлары һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Конференциядә су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу инфраструктурасын, чистарту корылмаларын үстерү, муниципаль берәмлекләрдә торак пунктларны газлаштыру эшләренең барышы һәм җирлекләрнең территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналары документларын федераль закон таләпләренә туры китерү буенча эшләрнең барышы тикшерелде.
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» берләшмәсе материаллары кулланылды