Казанда энергетикада цифрлы чишелешләр һәм энергетика тармагын үстерү өстенлекләре турында фикер алышачаклар

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

2022 елның 21-22 декабрендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Казанда «Энергетика тармагын үстерү өстенлекләре. Энергетика өлкәсендә цифрлы чишелешләр кертү тәҗрибәсе» темасына Бөтенроссия гамәли конференциясен уздырачак.

Конференция эшендә бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә башкарма хакимият органнары, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, IT-өлкә компанияләре, фәнни берләшмәләр катнашачак.

Экспертлар сыйфатында Монополиягә каршы федераль хезмәт, Россия Энергетика министрлыгының «Россия энергетика агентлыгы» ФДБУ (РЭА), Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, федераль уку йортлары һәм Татарстан Республикасы югары уку йортлары вәкилләренеж чыгышы планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International