Салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча гомуми мөлкәтне карап тоту өчен түләү исәпләү буенча аңлатмалар

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча гомуми мөлкәтне карап тоту өчен түләүне хисаплап чыгару һәм исәпләү мәсьәләсе халыкны борчыган мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне карап тотканда кулланыла торган салкын һәм кайнар су өчен күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре нигезендә исәпләү схемалары рәвешендәге аңлатмалар әзерләде.

Гомуми мөлкәтне карап тотуга салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен түләү күләмен исәпләү түбәндәге шартларны исәпкә алып карала:

- йортта гомуми исәпкә алу приборы булмаганда – гомуми мөлкәтне карап тоту өчен коммуналь ресурсларны куллану нормативыннан чыгып;

- йортта гомуми исәпкә алу приборы булганда (бары тик салкын су белән тәэмин итү буенча гына) – йортта гомуми исәпкә алу приборы күрсәткечләре буенча билгеләнгән факттагы кулланудан чыгып;

- кайнар су белән тәэмин итүнеэ үзәкләштерелгән һәм үзәкләштерелмәгән системасы булганда (салкын һәм кайнар суга йортта аерым гомуми исәпкә алу приборы булганда) – йортта гомуми исәпкә алу приборы күрсәткечләре буенча билгеләнгән факттагы кулланудан чыгып.

 

Гомуми мөлкәтне карап тотуга салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен түләү күләмен исәпләү мисаллары 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International