«Җайга салучы Җайга салынучылар турында: «Нурлат ТКХ КҖП» МУП

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

«Нурлат торак-коммуналь хуҗалыгы күп тармаклы җитештерү предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесе 2002 елда оештырыла. Предприятиенең җитештерү базасы ТР Зеленодольск районы, Норлат авылында урнашкан.

Хезмәткәрләр саны – 50 кеше. Предприятие белән Равил Рухул улы Бәхтияров җитәкчелек итә. Эшчәнлекнең төп төре җылылык энергиясе җитештерү һәм халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү.

Оешма Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Акъегет, Олы Ачасыр, Олы Шырдан, Күгәй, Күгеш, Мамадыш-Әкил, Мулла Иле, Түбән Урысбага, Норлат, Рус Әҗиле, Өтәшкә авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.

«Нурлат ТКХ КҖП» МУП 31 артезиан каланчасын эксплуатацияли. Су белән тәэмин итү чыганагы – җир асты сулары. Суүткәргеч челтәрләренең озынлыгы 111 км тәшкил итә.

 

«Нурлат ТКХ КҖП» МУП материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International