Укучыларны җайга салынулы предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез.
«КЭР-Генерация» ҖЧҖ 2011 елда оешкан һәм «КЭР-Холдинг» идарәче компаниясе структурасына керә.
КЭР-Генерация – җылылык һәм электр генерациясе объектларын тикшерү, проектлау һәм төзү, соңыннан объектларны файдалануга тапшырып, хезмәт күрсәтүче инжиниринг компаниясе. Предприятие составына Алабуга шәһәрендәге газ турбиналы җылылык электр станциясе (ГТУ-ТЭС), Алабуга шәһәрендәге һәм Татарстан Республикасының Зеленодольск шәһәрендәге җылылык челтәрләренең ике предприятиесе һәм «КЭР Теплоизоляция» ҖЧҖнең пенополимераль изоляциясендә торбалар һәм фасон эшләнмәләре җитештерү предприятиесе керә.
Предприятие җитештерү, җылылык белән тәэмин итү системаларын нәтиҗәле эксплуатацияләү өлкәсендә югары квалификацияле инженер-техник персонал һәм профессиональ әзерлекле эшче кадрларга ия. Хезмәткәрләрнең гомуми саны 700 дән артык.
КЭР-Генерациянең эшләрне башкаруга кирәкле барлык рөхсәтләре бар.
Эшчәнлек юнәлешләре:
«КЭР-Генерация» ҖЧҖ өч генерация объекты белән идарә итә:
- Алабуга шәһәрендә газ турбина җылылык электр станциясе (ГТУ-ТЭС)
- «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ
- «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ
Алабуга шәһәрендә газ турбина җылылык электр станциясе (ГТУ-ТЭС) :
20 МВт электр көче
31 Гкал/с җылылык куәте
4 газ турбина җайланмалары
Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе:
Билгеләнгән җылылык куәте – 205 Гкал/сәг
Җылылык чыганаклары саны: котельныйлар – 5 данә (24 казан), ЦТП – 9 данә.
Җылылык челтәрләренең озынлыгы – 101 км
Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе:
Билгеләнгән җылылык куәте – 363 Гкал/сәг
Җылылык чыганаклары саны: котельныйлар – 18 данә (82 казан), ЦТП – 16 данә.
Җылылык челтәрләренең озынлыгы – 119 км.
«КЭР-Генерация» ҖЧҖ материаллары кулланылды