ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең 41 нче утырышы

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында идарәнең 41 нче утырышы булып узды. Көн тәртибендә – социаль хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар билгеләү һәм Дәүләт комитеты карарларына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләрне карау.

Идарә карары белән 2023 елга Татарстан Республикасында социаль хезмәтләр күрсәтүне финанслауның җан башына исәпләнгән нормативлары нигезендә социаль хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар билгеләнде, шулай ук 2022 елга Казан җылылык челтәрләре филиалы «Татэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында Дәүләт комитеты карарына кушымтага үзгәрешләр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International