30 ноябрьдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты төбәк операторлары белән хезмәттәшлек буенча штаб утырышын үткәрде. Традиция буенча штаб утырышы «Татэнергосбыт» АҖнең каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә түләүләрне җыю турындагы хисабын тыңлаудан башланды.
«Халык контроле» системасы мәгълүматлары буенча мөрәҗәгатьләр санының кимүе күзәтелә, шул ук вакытта Көнбатыш зонада каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы буенча мәсьәлә кискен тора», – дип хәбәр итте Рөстәм Низамиев.
Штаб утырышында Лаеш һәм Зеленодольск районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре район территорияләрендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап тоттылар. Алексеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесе СанПин нормалары нигезендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигын актуальләштерү турында доклад белән чыгыш ясады.
Шулай ук сүз «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ генераль директоры Дмитрий Петровка бирелде, ул штабта катнашучыларны контейнер мәйданчыклары реестрын оештыру буенча планлаштырылган чаралар белән таныштырды.
Утырыш йомгаклары буенча түбәндәге йөкләмәләр бирелде:
- башкарма комитетларга халыкка каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтү буенча мәгълүматны актуальләштерергә,
- башкарма комитетларга төбәк операторлары белән бергә контейнерларга ихтыяҗ буенча бишьеллык план төзергә,
- оператив хезмәттәшлек өчен контейнер мәйданчыклары реестрын актуальләштерү буенча эшче төркем булдырырга.