ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев республика халкы өчен нинди тарифлар билгеләнүе, гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре ничек формалашуы, республика халкына хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә нинди ташламалар тиешлеге турында сөйләде. Тиешле тема буенча матбугат конференциясе «Татар-информ» МА мәйданчыгында узды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 14.11.2022 ел, № 2053 карары нигезендә коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләү 2022 елның 1 декабренә күчерелде. Әлеге карар хисабына ел ярымнан артык тарифларны индексацияләү үткәрелмәячәк. Киләсе индексация 2024 елның 1 июлендә генә булачак.
Срокларны күчерү өзлексез эшне тәэмин итү һәм коммуналь хуҗалык инфраструктурасын үстерү, халык өчен сыйфатлы коммуналь хезмәтләр күрсәтүне саклау зарурлыгы белән бәйле.
Материаллар белән тулырак танышырга: 2022 елның 1 декабреннән ТРда коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү турында.