ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең 40 нчы утырышы булып узды. Көн тәртибендә – үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу системаларына технологик тоташтыруга түләү билгеләү һәм Дәүләт комитеты карарларына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләрне карау.
Идарә карары белән су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәсендәге 9 оешма һәм электр энергетикасы өлкәсендәге 2 оешма өчен тарифларны билгеләү турында Дәүләт комитеты карарларына үзгәрешләр кертелде.
Шулай ук яңа объектларны «Водоканал» МУП (Казан шәһәре) һәм «ЗВКС» АҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу системаларына технологик тоташтыруга түләүләр дә билгеләнде.