МӨҺИМ! Чүп-чар чыгару өчен түләүләрне яңадан исәпләү!

2022 елның 25 ноябре, җомга

2023 елның 1 мартыннан каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен түләүне яңадан исәпләү мөмкин булачак.

Торак бинада 5 көннән артык тулы календарь көне булмаган очракта (отпуск, командировка яисә башка сәбәпләр аркасында), хуҗалар бу түләүне яңадан исәпләттерә алачак.

Моның өчен идарәче компаниягә (чүп чыгаруга «турыдан-туры» килешү булганда – ККК операторына) вакытлыча булмау чоры башланганчы яисә вакытлыча булмау чоры тәмамланганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча түләүне яңадан исәпләү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук вакытлыча булмау чорының озынлыгын раслаучы документларны (турюллама, авиабилетлар һ.б.) беркетергә кирәк.

Күрсәтелгән хезмәт өчен исәп-хисап яшәүчеләр саныннан чыгып башкарылган йортларда яшәүчеләр дә, исәпләү квадрат метрлардан чыгып башкарылган йортларда яшәүчеләр дә яңадан исәпләү турында сорап мөрәҗәгать итә ала.

Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең № 2076, 16.11.2022 карары белән тиешле үзгәрешләр кертелде.

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International