Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты салкын су белән тәэмин итү, су агызу, җылылык белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү өлкәләрендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә ирекле файдаланылырга тиешле мәгълүматны вакытында ачу зарурлыгы турында искәртә.
Мәгълүмат тапшыруның составы, тәртибе, сроклары һәм ешлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары белән расланган Мәгълүмат ачу стандартларында билгеләнгән:
- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә - «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында» 17.01.2013 № 6;
- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә – «Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның, җылылык челтәрләре оешмаларының һәм җайга салу органнарының мәгълүмат ачу стандартлары турында» 05.07.2013 № 570;
- каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә – «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында» 21.06.2016 № 564.
Мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык су агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салына торган оешмаларга, җайга салуның чираттагы чорына тарифлар билгеләнгәннән соң, 2023 елга билгеләнгән җайга салына торган товарларга (хезмәтләргә) тарифлар турында FAS.JKH.OPEN.INFO.PRICE.ХХХ форматында мәгълүмат ачарга кирәк. Мәгълүматны ачу срогы – җайга салуның чираттагы чорына тарифлар билгеләү турында тиешле карар кабул ителгән көннән алып 30 календарь көннән дә соңга калмыйча. Агымдагы тариф кампаниясенең үзенчәлекләрен исәпкә алып җайга салу чоры 2022 елның 1 декабреннән башлана.
Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга, җылылык челтәрләре оешмаларына 2022 елның IV квартал нәтиҗәләре буенча җылылык энергиясе чыганакларын, җылылык челтәрләрен эксплуатацияләүдән чыгару, кулланучыларга җылылык энергиясе бирүне чикләү һәм туктату нигезләре турындагы мәгълүматны FAS.JKH.OPEN.INFO.LIMIT.WARM үрнәге рәвешендә (мәгълүмат ачу срогы – квартал саен, хисап кварталыннан соңгы айның 10 нчы көненә кадәр, ягъни 2023 елның 10 гыйнварына кадәр) ачарга кирәк.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан табигый монополия субъектларының җайга салынулы эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын бозу Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.8.1 статьясының 1 өлеше нигезендә вазыйфаи затларга – биш мең сумнан егерме мең сумга кадәр; юридик затларга йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.
Элегрәк аналогик административ хокук бозу өчен административ җәзага тартылган вазыйфаи затның административ хокук бозуы бер елдан өч елга кадәрле срокка квалификациясеннән мәхрүм итүгә китерә.