Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәсендә концессия килешүләренең тормыш циклы: төзү, гамәлгә ашыру һәм тәмамлау/өзү» темасына укыту семинарында катнаштылар.
Семинарда «Торак-коммуналь хуҗалык икътисады институты» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Светлана Беседина чыгыш ясады.
Шулай ук семинар кысаларында ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов, ТР ИҮА ДШП үсеше бүлеге башлыгы Элина Җиһанова, «Торак-коммуналь хуҗалык икътисады институты» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Светлана Беседина, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре катнашында «Коммуналь өлкәдә концессия килешүләрен төзү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл» утырышы булып узды.