ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Дәүләт-шәхси партнерлык буенча V тармак форумында катнаша. Форум дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллану мәсьәләләрендә РФ субъектлары арасында хезмәттәшлекне үстерү һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып тора. Россиянең 20дән артык төбәге форумда катнашучыларны үз проектлары белән таныштырачак. Чараның төп темалары – сәламәтлек саклау, спорт, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык һәм юл инфраструктурасы кебек төрле тармакларда проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре. ДШП проектлары буенча фикер алышуда Лариса Хәбибуллина «Тарифларны җайга салу шартларында концессия килешүләре» темасына доклад белән катнашачак.