Идарәнең 39 нчы утырышында су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы 43 оешма өчен 2023 елга тарифлар расланды.
Шулай ук кайбер предприятиеләр өчен 2023 елга кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системасында кайнар суга тарифлар билгеләнде.
Барлык тариф карарлары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елның 1 декабреннән 2023 елның 31 декабренә кадәр җайга салынулы бәяләрне (тарифларны) индексацияләү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 14 ноябрендәге 2053 номерлы карары нигезендә кабул ителде.