ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең 39 нчы утырышында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифлар билгеләү мәсьәләләре каралды. Идарә әгъзалары карары буенча 2022 елның 1 декабреннән түбәндәгеләр өчен тарифлар билгеләнде:
- «Татэнерго» АҖнең җылылык энергиясе чыганакларында катнаш эшкәртү режимында җитештерелә торган җылылык энергиясенә;
- «Татэнерго» АҖ җылылык энергиясе чыганаклары коллекторларыннан кулланучыларга, башка җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга җибәрелә торган җылылык энергиясенә;
- җылылык энергиясен югалтуны компенсацияләү максатында «Татэнерго» АҖ тарафыннан җылылык энергиясе сатып алучы җылылык челтәре оешмаларына җибәрелә торган җылылык энергиясенә;
- «Татэнерго» АҖ тарафыннан кулланучыларга, башка җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга җибәрелә торган җылылык энергиясенә;
- «Интеграция» катнаш челтәр компаниясе» ҖЧҖ күрсәтә торган җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләренә.
Барлык тариф карарлары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елның 1 декабреннән 2023 елның 31 декабренә кадәр җайга салынулы бәяләрне (тарифларны) индексацияләү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 14 ноябрендәге 2053 номерлы карары нигезендә кабул ителде.