Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифлар расланды

2022 елның 18 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең 39 нчы утырышында Татарстан Республикасы территориясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары хезмәтләренә тарифлар расланды.

«ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ (Көнбатыш эшчәнлек зонасы) өчен тариф 440,37 сум/куб.м күләмендә билгеләнде (өстәмә хак салымын исәпкә алмыйча). «Гринта» ҖЧҖ (Көнчыгыш эшчәнлек зонасы) өчен – 440,39 сум/куб.м (өстәмә хак салымын исәпкә алмыйча).

 

Барлык тариф карарлары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елның 1 декабреннән 2023 елның 31 декабренә кадәр җайга салынулы бәяләрне (тарифларны) индексацияләү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 14 ноябрендәге 2053 номерлы карары нигезендә кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International