18 ноябрьдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе тарафыннан, торак-коммуналь хуҗалыкны, сәнәгать һәм башка оешмаларны газлаштыру буенча төбәк программасын финанслау өчен, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләре буенча газ транспортлау хезмәте күрсәтүгә тарифларга махсус өстәмә күләм билгеләнде.
Газлаштыру программасын һәм сәнәгый кулланучыларга газ транспортлауның фараз күләмен исәпкә алып, 2022 елның 1 декабреннән махсус өстәмә 1000 куб.м өчен 211,28 сум тәшкил итәчәк (өстәмә хак салымын исәпкә алмыйча).