ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә – түбәндәгеләр өчен 2023 елга тарифлар билгеләү турындагы мәсьәләләрне карау:
- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә – 16 коммуналь комплекс оешмасы өчен тарифлар;
- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә – 39 оешма өчен.
Алынган кисәтүләрне исәпкә алып, дүрт предприятие тарифларын карау Идарәнең чираттагы утырышына күчерелде.
Барлык тариф карарлары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елның 1 декабреннән 2023 елның 31 декабренә кадәр җайга салынулы бәяләрне (тарифларны) индексацияләү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 14 ноябрендәге 2053 номерлы карары нигезендә кабул ителде.