Идарәнең 36 нчы утырышы булып узды

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә - 2023 елга тарифларны билгеләү турындагы мәсьәләләрне карау:

- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә – 93 коммуналь комплекс оешмасы өчен;

- ККК белән эш итү өлкәсендә – каты коммуналь калдыкларны күмү һәм эшкәртү өлкәсендә 25 оператор өчен.

Барлык тариф карарлары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елның 1 декабреннән 2023 елның 31 декабренә кадәр җайга салынулы бәяләрне (тарифларны) индексацияләү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 14 ноябрендәге 2053 номерлы карары нигезендә кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International