ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «100% Татарстан» онлайн-форумында катнашты

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

www.100tatarstan.com цифрлы мәйданчыгында «100% Татарстан» онлайн-форумы булып узды. Чараның темасы - «Территорияләрне төзү һәм үстерү».

Чарада дөньяның 27 иленнән һәм Россиянең 21 төбәгеннән 190 артык эксперт, тамашачылар катнашты. 2 көн эчендә 110 видеоконтент күрсәтелде. Турыдан-туры трансляцияне караучыларның гомуми саны 4000 тирәсе булган. Тамашачылар актуаль темалар буенча фикер алышуда актив катнаштылар, сораулар бирделәр, үз фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаштылар, һәр өченче кеше бик актив булды.

«Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү: сыйфат, тарифлар, бәхәсле мизгелләр» панель дискуссиясендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары Светлана Заһидуллина һәм «Татэнергосбыт» АҖ ТКХ өчен хисаплау бүлеге башлыгы Владимир Герасимов катнашты.

Дискуссия барышында спикерлар торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланучыларның еш бирелә торган һәм актуаль сорауларын тикшерделәр.   

Материаллар белән танышу

Түбәндәгеләрнең материаллары кулланылды: www.100tatarstan.com Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International