Идарәнең 35 нче утырышы булып узды

2022 елның 11 ноябре, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә – һава судноларын авиация ягулыгы белән тәэмин итүгә тарифлар, электр энергиясен тапшыруга һәм электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү билгеләү мәсьәләләрен карау.

«Авиэйшн Лоджистик Сервисес» ҖЧҖ тарафыннан һава судноларын авиация ягулыгы белән тәэмин итү хезмәтләренә, «КАМАЗ-Энерго» ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга һәм «ТранзитЭнергоМонтаж» ҖЧҖ һәм «Энерготранзит»ҖЧҖ тарафыннан электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International