ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының каршылыкларны карау комиссиясе тарафыннан 2023 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлек башкаручы түбәндәге оешмалар өчен тариф карарлары проектлары каралды:
- «Сток» ҖЧҖ,
- «ВодоТехноСервис» ҖЧҖ,
- «Танеко» АҖ,
- «Азнакай ҖЧП» АҖ,
- «Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ,
- «Чирмешән районы коммуналь челтәрләре» МУП,
- Баулы МР «Водоканал» МКП,
«Татарстан Республикасы Инженерлык челтәрләрен капиталь төзү һәм энергияне сак тоту технологияләрен үстерү идарәсе» АҖ «Спас» филиалы,
- «Мөслим инженерлык челтәрләре» АҖ.
Тариф карарлары проектлары буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча каршылыклар буенча комиссия әлеге мәсьәләләрне, әйтелгән кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, Дәүләт комитеты идарәсе каравына чыгарырга тәкъдим итте.