Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында инвестицион программаларны карау буенча Экспертлар советы утырышында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә «Татэнерго» АҖнең 2022-2023 елларга инвестпрограммасына төзәтмәләр кертү проекты каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча «Татэнерго» АҖнең инвестицион программасына, Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан әйтелгән кисәтүләрне бетерүне исәпкә алып, 2022-2023 еллардагы чаралар өлешендә үзгәрешләр кабул ителде.