Каты коммуналь калдыклар һәм сыек көнкүреш калдыклары өлкәсендә закон инициативалары хуплау таптылар

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

10 ноябрьдә ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының уртак утырышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина катнашты. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә закон чыгару инициативасы һәм көнкүреш калдыклары белән эш итүне хокукый җайга салуны камилләштерү мәсьәләләре каралды.

Каты коммуналь калдыкларны транспортлау эшчәнлеген һәм үзәкләштерелмәгән ташландык су агызу системасы хезмәтләре өчен тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салуны кертү инициативалары утырышта катнашучылар тарафыннан хупланды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә кертү өчен тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International