Идарәнең 34 нче утырышы булып узды

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә – җылылык энергиясенә, электр энергиясен тапшыруга тарифлар билгеләү һәм электр челтәрләренә, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү системаларына технологик тоташтыруга түләү билгеләү мәсьәләләрен карау.

Түбәндәге оешмалар өчен тарифлар билгеләнде:

- җылылык энергиясенә:

  • «Таткоммунэнерго» РПО АҖ (Югары Ослан МР Иннополис шәһәре),
  • «ТрансЭнерго» ҖЧҖ,
  • «ВМ-Сервис» ИК ҖЧҖ;

- электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә:

  • «Энерго-Про» ҖЧҖ,
  • «Электр челтәрләре предприятиесе – НК» ҖЧҖ,
  • «СК-16» ҖЧҖ,
  • ДУО "Электр челтәрләре"
  • «Алабуга» СҖТ МИЗ.

Шулай ук 31 оешма өчен 2023 елга технологик тоташу өчен тарифлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International