ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының каршылыкларны карау комиссиясе тарафыннан 2023 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлек башкаручы түбәндәге оешмалар өчен тариф карарлары проектлары каралды:
- Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль участогы – Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – «РЖД» ААҖ филиалы
- «Саба районының Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалыгы күп тармаклы җитештерү предприятиесе» ААҖ,
- «Тетюши-Водоканал» АҖ,
- «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮББ ФДБМУ,
- «Үзәк торак-коммуналь идарә» ФДБУ.
Тариф карарлары проектлары буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча каршылыклар буенча комиссия әлеге мәсьәләләрне Дәүләт комитеты идарәсе каравына чыгарырга тәкъдим итте.