Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге инвестицион программаларны карау буенча Экспертлар советы утырышы

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмалар вәкилләре катнашында инвестицион программаларны карау буенча экспертлар советы утырышы булды.

Экспертлар каравына 2023 елга «Казэнерго» АҖ һәм «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ инвестиция программаларына үзгәрешләр кертү турында проектлар тәкъдим ителде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Экспертлар советы тарафыннан «Казэнерго» АҖ инвестиция программаларына  2018-2022 еллар чорында ышанычлылык һәм энергетика нәтиҗәлелегенең пландагы күрсәткечләрен анализлау буенча өстәмә материалларны исәпкә алып, 2022 елгы чаралар өлешендә төзәтмәләр кабул ителде.

«Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖнең инвестпрограммасын карау нәтиҗәсендә, финанслау чыганакларын төгәлләштерү буенча оешма өстәмәләрен исәпкә алып, һәр чара буенча җайга салынмый торган өлешне бүлеп, 2022 елгы чаралар өлешенә үзгәрешләр кертергә карар ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International