Бүген без республикабыз өчен истәлекле бәйрәм – Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. ТР Конституциясе Татарстанның күпмилләтле халкын хакимиятнең бердәнбер чыганагы дип игълан итте, гражданнарның гражданлык, этник һәм социаль тигезлеген, шулай ук аларның хокуклары һәм бурычлары бердәмлеген закон белән ныгытты. Бу бәйрәм көнендә Сезгә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телибез!