«Җайга салучы Җайга салынучылар турында»: «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ

2022 елның 5 ноябре, шимбә

Республиканың ресурс белән тәэмин итүче оешмалары, аларның барлыкка килү тарихы, үсеше, хәзерге торышы турында традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» дигән рубрикабызны дәвам иттерәбез. Мондый предприятияләрнең берсе – «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ. 

«Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ Зеленодольск шәһәренең зур өлешен җылылык энергиясе белән тәэмин итә.  
Зеленодольск – зурлыгы буенча Татарстанның бишенче шәһәре, анда 100 меңнән артык кеше яши. Ә Мәскәүдә, 1964 елдан башлап, Татарстан шәһәре хөрмәтенә Зеленодольская дип аталган урам бар. 

«Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ тарихы.
Предприятие 1983 елның 1 мартында оештырыла, беренчел исеме - «Таттеплоэнерго» РПО Зеленодольск энергорайоны.
1983-1992 елларда предприятие балансына 10 котельный, 6 ЦТП, 2 КРТП һәм 31,7 км җылылык челтәре кабул ителә.
1 декабрь, 1992 ел – предприятие «Таткоммунэнерго» РПО Зеленодольск дәүләт җылылык челтәрләре предприятиесе итеп үзгәртелә.
1993-2000 елларда тагын 11 котельный, 5 КРТП, 2 ЦТП һәм 46,9 км җылылык челтәре кабул ителә.
27 апрель, 2000 ел – предприятие Зеленодольск җылылык челтәрләре дәүләт унитар предприятиесе – «Таткоммунэнерго» РПО бүлендек предприятиесе итеп үзгәртелә.
2001-2005 елларда предприятие балансына 4 котельный, ЦТП, бойлер бинасы, 8,4 км  җылылык челтәре кабул ителә.
26 август, 2005 ел – предприятие Татарстан Республикасының «Зеленодольск җылылык челтәрләре» дәүләт унитар предприятиесе итеп үзгәртелә.
1 декабрь , 2005 ел – предприятие «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыятенә үзгәртелә.
2006 елда предприятие балансына котельный, 0,2 км җылылык челтәре кабул ителә.
2008-2013 елларда котельныйларны реконструкцияләү эшләре башкарыла.

Бүген предприятие составына Зеленодольск шәһәрендәге 10 котельный һәм Васильево, Октябрь бистәләрендәге 8 котельный керә. Җылылык энергиясе җитештерү елына 500 мең гигакалорий тәшкил итә. 
 
«Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International