Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты ел саен үткәрә торган «Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади итеп» дигән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында III республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүен дәвам итә.
Кем катнаша ала?
Катнашу өчен федераль, региональ, муниципаль ММЧ журналистлары чакырыла:
- басма матбугат;
- интернет-ММЧ;
- мәгълүмат агентлыклары;
- радиокомпанияләр һәм телекомпанияләр.
Нинди эшләр кабул ителә?
Конкурска телевидениедә һәм радиода 2022 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 30 декабренә кадәр чыккан басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган эшләр кабул ителә.
Конкурс эшләре тематикасы?
Журналистлар җәмәгатьчелегеннән без коммуналь һәм сәнәгать булмаган өлкәләрдә тарифларны җайга салу, Татарстанда тариф процессын цифрлаштыру, җайга салынулы оешмаларның инвестицион программаларын тормышка ашыру темалары буенча кызыклы, актуаль, проблемалы, аналитик, мәгълүмати, аңлату материаллары көтәбез.
Эшләрне кая җибәрергә?
Конкурс эшләрен әлеге электрон почтага җибәрергә кирәк: kt@tatar.ru.
Сораулар буенча: +7 (843) 221 82 95, 221 82 97